Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 1514 кеше COVID-19 йоктырган 

Шуларның 128е — 18 яшькә кадәр балалар. 

Яңа вирус йоктырган 102 кеше хастаханәгә озатылган, 1412 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 982, Чаллыда — 145, Түбән Камада — 122, Әлмәттә — 25, Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә — 23, Теләчедә — 21, Чистайда — 14, Лаешта — 12, Лениногрскта — 11, Кама Тамагы һәм Нурлатта — 10, Питрәчтә — 8,Азнакай, Алексеевск, Арча, Биектау, Кукмара, Тәтештә — 7, Аксубай, Баулы, Балтач, Зәй, Тукайда — 6, Актаныш, Бөгелмә, Буада — 5, Алабуга, Яңа Чишмә, Сабада — 4, Әлки һәм Менделеевскта — 2, Әгерҗе, Апас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 58 764 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 41 654 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 630 кеше.

Барлыгы 2 424 922 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 894 126 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. Кабаттан вакциналаштыруны 209 003 кеше үткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев