Татарстанда кичә 30 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган
Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 12 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 8, Актаныш, Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
11 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 814 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 042 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 422 410 кешегә прививка ясалган. Шулардан 301 751 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев