Татарстанда кичә 3600 кеше COVID-19 йоктырган
Шуларның 416сы — 18 яшькә кадәр балалар.
Яңа вирус йоктырган 370 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда — 1294, Чаллыда — 523, Түбән Камада — 264, Әлмәттә — 252, Лениногорск районында — 118, Лаешта — 111, Чистайда — 95, Тукайда — 82, Баулы, Азнакайда — 75, Мамадыш һәм Яшел Үзәндә — 54, Алексеевск районында — 53, Нурлатта — 45, Бөгелмәдә — 42, Зәйдә — 40, Ютазыда — 39, Актанышта — 38, Яңа Чишмәдә, Сарманда — 34, Әгерҗедә — 32, Чүпрәледә — 31, Минзәләдә — 27, Кама Тамагы, Әлкидә — 21, Спас районында — 19, Менделеевскта — 17, Мөслимдә — 16, Алабугада — 14, Балык Бистәсе, Аксубайда — 12, Питрәч һәм Буада — 9, Сабада — 6, Теләчедә, Чирмешәндә — 5, Апас, Кукмара, Арчада — 2, Кайбыч, Тәтеш, Балтачта берешәр кеше йоктырган.
18 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 87 850 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 56 865 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 2 792 кеше.
Барлыгы 2 446 602 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 907 542 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. Кабаттан вакциналаштыруны 229 500 кеше үткән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев