Татарстанда кичә 4 кеше коронавирустан вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1526 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1936, 1960, 1938 елгы өч хатын-кыз һәм 1985 елгы ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан 1526 үлем очрагы
теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев