Татарстанда кичә 49 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән яңа авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 24, Чаллыда — 6, Тукай районы — 3, Буа, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама районнарында — икешәр, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
3 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 081 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 399 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 50 кеше.
Барлыгы 836 828 кешегә прививка ясалган. Шулардан 620 445 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев