Татарстанда кичә 912 кеше COVID-19 йоктырган
Шуларның 197се — 18 яшькә кадәр балалар.
Яңа вирус йоктырган 69 кеше хастаханәгә озатылган, 843 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 297, Чаллыда — 158, Бөгелмәдә — 70, Менделеевскта — 59, Әгерҗе һәм Мамадышта — 32, Минзәләдә — 26, Лениногорск районында — 25, Азнакай һәм Мөслимдә — 23, Түбән Камада — 21, Актаныш һәм Буада — 19, Баулыда — 17, Тукай районында — 16, Сарманда — 11, Теләчедә — 10, Яшел Үзән һәм Чирмешәндә — 7, Алабуга, Питрәч һәм Ютазыда — 6, Әлмәттә — 5, Биектау һәм Кама Тамагында — 3, Лаеш һәм Сабада — 2, Апас, Балтач, Югары Ослан һәм Зәй районнарында берешәр кеше йоктырган.
3 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 51 402 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 39 627 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 162 кеше.
Барлыгы 2 406 617 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 891 236 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев