Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 996 кеше COVID-19 йоктырган 

Шуларның 79ы — 18 яшькә кадәр балалар.

Яңа вирус йоктырган 73 кеше хастаханәгә озатылган, 923 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 482, Чаллыда — 208, Әлмәттә — 78, Түбән Камада — 75, Буада — 27, Аксубайда — 15, Яшел Үзәндә — 14, Арча һәм Биектауда — 11, Алабугада — 10, Тукай районында — 8, Нурлатта — 7, Питрәч һәм Балык Бистәсендә — 6, Югары Ослан, Зәй, Лаешта — 5, Минзәлә һәм Чистайда — 4, Менделеевск районында — 3, Бөгелмә һәм Чирмешәндә — 2шәр, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Мамадыш, Саба һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 52 398 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 39 914 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 278 кеше.

Барлыгы 2 406 864 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 891 236 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев