Татарстанда кичә коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 10, Чаллыда — 6, Балык Бистәсендә — 5, Лениногорскида — 4, Түбән Кама районында — 2, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
15 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 978 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 971 кеше савыккан, узган тәүлектә — 34 кеше.
Спутник-V вакцинасы 289 863 кешегә ясалган , шулардан 208 803 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев