Татарстанда кичә коронавирустан 2 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 14 майга COVID-19дан үлүчеләр саны 480 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1952 һәм 1974 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 14 майга COVID-19дан 480 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев