Татарстанда кичә коронавирустан 5 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 9 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1638 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1932, 1949, 1957, 1951, 1959 елгы биш хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 9 февральгә COVID-19дан 1638 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев