Татарстанда кичә коронавирустан 5 кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 22 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 1824 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1939 елгы 1 хатын-кыз һәм 1949, 1940, 1958, 1944 елгы 4 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 22 мартка COVID-19дан 1824 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев