Татарстанда кичә коронавирустан 6 кеше вафат
Пандемия башланганнан бирле 8 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1633 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 6 кеше вафат.
1932, 1937, 1946, 1944, 1955 елгы биш хатын-кыз һәм 1940 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 8 февральгә COVID-19дан 1633 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев