Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда киләсе атнада 6 градус салкын булачак

Җепшек кар явуы көтелә.

Татарстанда шимбәгә кадәр алмашынучан һава торышы көтелә. Көчле җил, җепшек кар һәм бозлавык тыныч көннәр белән чиратлашып торачак, дип белдерә синоптиклар. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Иртәгә һәм пәнҗешәмбе көннәрендә антициклон йогынтысында һава торышы тынычрак булачак. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы −6...+1 градус, көндез −1..+5 градус була.

Якынча фаразлар буенча, 28 октябрьдә циклон йогынтысында Татарстанда кабат яңгыр һәм җепшек кар явачак. Икенче көнне явым-төшемнәр ихтималы аз — республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән явым-төшемнәр булуы мөмкин. Көндез −2...+3 градус була. Төнлә юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев