Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм 22 градуска кадәр җылылык көтелә
Җил төньяк-көнбатыштан.
Бүген, 26 июньдә, Татарстанда салкын һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, яңгыр явуы фаразлана.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк.
Көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев