Татарстанда көчле җил көтелә һәм +30 градуска кадәр җылы булачак
Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе, 17 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 12-17 градус тәшкил итсә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Атнаның икенче яртысында республикада һава торышының бозылуы, шул исәптән яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев