Татарстанда көчле салкыннардан соң җылытачак
Буран һәм көчле җил чыгуы көтелә.
Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә аз гына кар явачак, болытлы һава көтелә. Урыны белән томан булырга мөмкин.Көндез һава температурасы −14 градуска кадәр.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (21-22 декабрьдә) республикада шулай ук салкын һава көтелә. Төнлә термометр баганалары −24кә кадәр төшәчәк. Көндез −1..-6 градус. Юлларда көчле бозлавык саклана.
Әмма атна ахырында Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Гидрометеорология үзәге синоптиклары юеш кар һәм яңгыр явачак дип фаразлый. Буран һәм көчле җил булуы мөмкин. Төнлә Температура 0..-5, көндез +3.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев