Татарстанда көндез температура −11 градуска кадәр төшә
Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Җомга көнне, 20 декабрьдә, Татарстанда иртән явым-төшем көтелми, әмма урыны белән томан булуы ихтимал. Ә менә көндез һәм кичен республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак, хәтта буран да булачак.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көндез температура −6..-11 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килә.
Көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньякка үзгәртә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15 метрга кадәр көчәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев