Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләрнең барысы да хәрби ипотека алу хокукына ия
Хәрби хезмәткәр, контрактны имзалауга ук, тупланма-ипотека системасында катнашучыга әверелә.
Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Хәрби хезмәткәр, контрактка кул куюга ук, тупланма-ипотека системасында катнашучыга әверелә. Аннары ул банктан акча алып һәм аңа үзенекен дә кушып, Россиянең теләсә кайсы төбәгендә торак сатып ала», — диде ул.
Тупланма-ипотека системасы — контракт буенча хезмәт итүчеләрне торак белән тәэмин итү формасы ул. Хәрби хезмәткәрләргә шәхси тупланма счет ачыла, анда ел саен билгеле бер күләмдә акча күчә, 2023 елда аның күләме 349 614 сум тәшкил итә.
Хәрби хезмәткәр торак сатып алу өчен үз акчасын да, банктан алган ссуданы да куллана ала. Ссуданы хәрби түгел, ә дәүләт — «Россия хәрби ипотекасы» хәрби учреждениесе каплый. Хезмәт иткән еллары өч елга тулган хәрбиләр тупланма-ипотека системасында катнаша ала. Махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр тупланма-ипотека системасына керүгә үк торак сатып алу хокукына ия.
РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләү турында тагын да тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев