Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 7 очрак ачыкланган.
Казанда — 15, Нурлатта — 9, Лаешта — 4, Яшел Үзәндә — 3 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
8 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4858 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3705 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 66 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев