Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 15 кеше хастаханәләргә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 22, Яшел Үзәндә — 5, Яр Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган. Буа, Биектау районнарында икешәр очрак ачыкланган. Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
6 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4787 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3601 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 12 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев