Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 20, Спаста — 4, Нурлатта 3 кеше коронавирус йоктырган. Кукмара, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән. 
26 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6367 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5207 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 43 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев