Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
17 кеше хастаханәләргә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 9, Чаллыда — 13, Түбән Камада — 4, Актанышта — 3, Питрәч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында берәр очрак ачыкланган.
3 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 528 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 582 кеше савыккан, узган тәүлектә — 72 кеше.
Барлыгы 145 332 кеше вакцина ясаткан.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев