Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 17, Чаллыда — 8, Бөгелмәдә — 3, Азнакай һәм Менделеевск районнарында — 2шәр, Актаныш, Лаеш, Лениногорск, Сарман, Тукай һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.
28 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 310 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 111 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев