Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
19 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 12, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 18, Чаллыда — 12, Яшел Үзәндә — 6, Нурлатта — 3, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында — 2шәр, Арча, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында берәр очрак ачыкланган.
9 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 335 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 029 кеше савыккан, узган тәүлектә — 1 кеше.
Барлыгы 93 594 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 38 582 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев