Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
23 кеше хастаханәләргә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 8, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 18, Чаллыда — 15, Яшел Үзәндә — 6, Түбән Камада — 3, Әлмәт һәм Бөгелмәдә — 2шәр, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
13 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 636 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 332 кеше савыккан, узган тәүлектә — 87 кеше.
Барлыгы 101 428 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 41 477 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев