Алабугада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган
20 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6191 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 14, Сабада — 5, Буада — 3, Яшел Үзәндә 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
20 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6191 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5013 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 30 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев