Татарстанда коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы ачыкланган
13 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5029 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 16 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әтнә районнарында өчәр очрак ачыкланган. Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чиремшән районнарында берәр очрак теркәлгән. 13 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5029 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3906 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 30 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев