Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 15 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Яшел Үзәндә — 6, Питрәчтә 4 кеше коронавирус йоктырган. Түбән Камада — 3, Сабада ике очрак ачыкланган. Әлмәт, Баулы районнарында берәр очрак теркәлгән. 
5 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4749 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3589 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 42 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев