Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 21 сентябрьгә COVID-19дан 721 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат.
1935, 1941, 1952 һәм 1966 елгы дүрт ир-ат һәм 1955 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 21 сентябрьгә COVID-19дан 721 үлем очрагы
теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев