Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч ир-ат үлгән
Татарстанда барлыгы 288 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат. 1943,1944 һәм 1946 елгы ир-атлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 5 февральгә COVID-19дан 288 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев