Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 8, Чаллы һәм Минзәләдә — 4шәр, Актаныш һәм Спас районнарында — 2шәр, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
27 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 344 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 412 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.
Барлыгы 234 053 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 144 029ы вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев