Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Лениногорск районында — 4, Чаллы, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә һәм Сарман районнарында — 2шәр, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.
28 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 379 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 455 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.
Барлыгы 239 013 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 151 259ы вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. 122 бердәм номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү;
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев