Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды
Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше зарарланган.
Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды. Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше зарарланган.
3 очрак читтән кертелгән, 84е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.
31 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы).
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 6, 18дән 30га кадәр – 13, 30дан 50гә кадәр – 25, 50дән 60ка кадәр – 21, 60тан 70кә кадәр – 20, 70тән 80гә кадәр – 0, 80нән 90га кадәр – 2 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
География: Казан – 43, Яр Чаллы – 1, Апас – 20, Балтач – 1, Буа – 1, Биектау – 3, Яшел Үзән – 5, Кама Тамагы – 1, Кукмара – 1, Лаеш – 2, Түбән Кама – 9.
Барлыгы 13 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 1919 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 740 кеше (соңгы тәүлек эчендә +100) савыккан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев