Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 18 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 392 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1932 һәм 1941 елгы ике ир-ат, 1947 һәм 1961 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 18 мартка COVID-19дан 392 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев