Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 3 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 5 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 770 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1950 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1940, 1951 һәм 1966 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 5 октябрьгә COVID-19дан 770 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев