Татарстанда коронавирустан 2 хатын-кыз һәм 2 ир-ат үлгән
Пандемия башланганнан бирле 22 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 402 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1937 һәм 1939 елгы ике ир-ат, 1947 һәм 1954 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 22 мартка COVID-19дан 402 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев