Татарстанда коронавирустан 4 кеше үлгән
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 307гә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1939 елгы ир-ат һәм 1929, 1931, 1941 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Пандемия башланганнан бирле 17 февральгә COVID-19дан 307 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев