Татарстанда коронавирустан 4 кеше вафат
Пандемия башланганнан бирле 14 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1662 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1950, 1953 елгы ике хатын-кыз һәм 1939, 1940 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 14 февральгә COVID-19дан 1662 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев