Татарстанда коронавирустан 4 кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 28 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 1852 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1928, 1952, 1950 елгы 3 хатын-кыз һәм 1939 елгы 1 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 28 мартка COVID-19дан 1852 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев