Татарстанда коронавирустан 9 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 11 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 805 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 9 кеше вафат.
1930, 1939 һәм 1948 елгы өч хатын-кыз, 1942, 1947, 1951, 1953, 1955 һәм 1959 елгы алты ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 11 октябрьгә COVID-19дан 805 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев