Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 22 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 402 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1940 һәм 1952 елгы ике ир-ат, 1942, 1947 һәм 1951 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 23 мартка COVID-19дан 407 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев