Татарстанда коронавирустан кичә 4 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 28 июньгә COVID-19дан 538 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1950 һәм 1965 елда туган ике ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 28 июньгә COVID-19дан 538 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев