Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 68гә җитте
Бу юлы 88 яшьлек хатын-кыз коронавирус корбаны булган.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 1 яңа очрагы расланган. Бу — 68нче үлем очрагы.
1932 елда туган хатын-кыз ике яклы пневмония белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрелә. Халәт озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлауланган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев