Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 70кә җитте
Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.
1955 елда туган хатын-кыз ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә китерелә. Халәт авыруларның кискенләшүе аркасында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1963 елда туган ир-ат Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Аның җитди хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев