Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 85кә җитте
Аның бер очрагы Яр Чаллыда, икенчесе Әлмәттә теркәлгән.
1946 елда туган хатын-кыз Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Хроник авырулары булуы да билгеле. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган.
1945 елда туган ир-ат Әлмәт узәк район хастаханәсенә ике яклы пневмноия белән китерелә.
Авыруның хәле хроник йөрәк-кан тамыры авырулары кискенләшүе аркасында начарланган. Вирус идентификацияләнгән.
Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев