Татарстанда коронавирустан үлүнең сигезенче очрагы расланган
Алабуга районында COVID-19 белән зарарлануның 1 яңа очрагы теркәлгән.
Бүген республикада коронавирус йоктыруның 80 яңа очрагы расланган, барысы да – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 17 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 5 кеше, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр – 12, 30дан 50гә кадәр – 33, 50дән 60ка кадәр – 7, 60тан 70кә кадәр – 14, 70тән 80гә кадәр – 6, 80нән 90га кадәр – 3 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
География: Казан – 61, Яр Чаллы – 4, Чүпрәле – 1, Алабуга – 1, Яшел Үзән – 4, Лаеш районы – 1, Мамадыш – 2, Түбән Кама – 4, Саба – 1, Тукай районы – 1.
18 майга Татарстанда барлыгы 2312 COVID-19 очрагы теркәлгән. Савыгучылар саны – 1195 (соңгы тәүлек эчендә плюс 22).
Шуның белән бергә, республикада коронавирустан үлүнең сигезенче очрагы расланган. 16 май көнне Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган бер ир-ат вафат булган.
1 майдан башлап пациент катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы белән Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә стационар дәвалауда була. 6 майдан ИВЛ аппаратына күчерелгән. Ир-атта шулай ук хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булганлыгы билгеле. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев