Татарстанда короновирус аркасында мәктәп каникуллары озайтылмаячак
Көзге каникуллар профилактика чаралары шартларында үтәчәк.
Татарстанда көзге мәктәп каникуллары короновирус аркасында озайтылмаячак. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урыбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Җитәкче әйтүенчә, мәктәп каникуллары профилактика чаралары шартларында үтәчәк. Моннан тыш, балалар арасында авыру дәрәҗәсе, өлкәннәр белән чагыштырганда ун тапкырга кимрәк, диде Любовь Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев