Татарстанда короновирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 121 кеше тормыш белән хушлашкан.
1958 елгы ир-ат ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хроник авырулары булганлыгы да билгеле.
1984 елда туган хатын-кыз хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә.
Авыруның хәле хроник чирләр аркасында катлаулана.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Пандемия башланганнан бирле 14 ноябрьгә COVID-19дан 121 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев