Татарстанда короновирустан 2 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 9 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 293 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1939 һәм 1986 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 9 февральгә COVID-19дан 293 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев