Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1940, 1943 һәм 1949 елгы өч ир-ат һәм 1937, 1956 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан 328 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев